Татарстан Республикасы, Россия регионнарының берсе буларак, Согуд Гарәбстаны белән икътисадый партнерлыкны үстерергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны вице-премьеры - оборона министры, варис принц урынбасары Мөхәммәд бен Сәлман Әль Согуд белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Санкт-Петербургта узды, Рөстәм Миңнеханов анда эш сәфәре кыла.
Без Россия-Согуд Гарәбстаны дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеге өчен илебез җитәкчелегенә ихтирамлы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, 2015 елның 11 июнендә Мәскәүдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы узды, анда Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Мәдәни әфәнде катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икътисадый потенциалы турында, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләре продукциясен китерү мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде. Бу – шул исәптән «КАМАЗ» автомобильләре, вертолет төзелеше, суднолар төзелеше продукциясе, шулай ук нефть-газ чыгару җайланмалары һәм бөтендөнья стандарталарына туры килә торган башка продукция.