Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Кризис: мифлар һәм чынбарлык. Нәрсә эшләргә?» темасына Сбербанкның эшлекле иртәнге ашында катнашты.
Сбербанкның эшлекле иртәнге ашы – Россия Сбербанкы 2009 елдан бирле зур инвестицион-икътисадый форумнарда, шул исәптән Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумында, Петербург халыкара икътисадый форумында, Сочидагы инвестицион форумда традицион рәвештә оештыра торган чара.
Бүгенге эшлекле иртәнге аш «Кризис: мифлар һәм чынбарлык. Нәрсә эшләргә?» темасына багышланды.
Чараның модераторы – Россия Сбербанкы идарәсе рәисе һәм президенты Герман Греф.
Эшлекле иртәнге аш барышында кризиска карата үз фикерләре белән Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев, СПбДУ ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин, башка экспертлар уртаклашты.
Чара онлайн режимында «Россия-24» телеканалында, шулай ук Россия Сбербанкы һәм «Россия сегодня» ХМА сайтларында трансляцияләнде.