Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнашты
2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 74 ел тулуга багышланган митингта катнашты. Бу чара Казанның Җиңү паркында узды.
Митингта шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре һ.б. катнашты.
Митингны ачып, Илдар Халиков, 22 июньнең Россия тарихында иң кайгылы көн булуын билгеләде. "Бу көнне дәһшәтле канкойгыч сугыш башланды. Безнең җиңүебез бик зур югалтулар бәрабәренә ирешелде: дистәләгән миллион кешенең гомере өзелде, шәһәр һәм авыллар җимерелде, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр юк ителде һәм илдән алып кителде, Ленинград блокадасындагы ачлык, концлагерьлар афәте. Бу яралар беркайчан да төзәлмәс", - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Сугыш елларында 700 мең татарстанлы фронтка киткән, аларның яртысы сугыш кырларында ятып калган. "Бөек Җиңү өчен бөтен ил тырышты. Без тылда хезмәт итүчеләргә бик рәхмәтлебез. Сугыш елларындагы батырлык, фидакарьлек өчен 300дән артык татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды һәм өченче дәрәҗә Дан орденының тулы кавалерлары булды” – дип өстәде Илдар Халиков.
"Кадерле дуслар! Бүгенге хәтер һәм кайгы көнендә барыгызга да тынычлык, бәхет һәм сәламәтлек телим", - диде Илдар Халиков.
Митингта шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, концлагерь тоткыннары һәм яшьләр хәрби-патриотик оешма вәкилләре чыгыш ясады. Аннан соң, митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Алга таба Илдар Халиков Дан мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз