Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Финанс пирамидалары”ннан ел башыннан бирле татарстанлыларга 800 млн сумнан артык зыян килгән
2015 елның 23 июне, сишәмбе
Быел 5 айда Татарстанда “финанс пирамидалары”на кагылышлы 12 җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр органнарына зыян күрүчеләрдән 2 меңләп гариза килгән, гомуми зыян күләме 800 миллион сумнан артып киткән. Судка җинаять эшләренең 1 се җибәрелгән, 2 кеше җәзага тартылган.
Бу хакта бүген ЭЭМның ТР буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе җитәчесе Илдар Сафиуллин ТР Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
2014 елда “финанс пирамидалары”на кагылышлы 14 җинаять эше кузгатылган. Әлеге икътисади оешмалардан килгән икътисади зыян 1 милард сумнан да артып китә. Гаризалар белән Эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итүчеләр саны исә 5 меңнән күбрәк. Суд карары нигезендә 15 җинаятьче җәзага тартылган.
ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, “финанс пирамидалары”на каршы тору максатыннан, әлеге өлкәдә мониторинг уздырыла һәм яңа закон проектлары эшләнелә. “Финанс пирамидалары” төзү белән шөгыльләнүчеләргә карата җәзалар да кырыслана. Мисал өчен, якын киләчкәтә РФ Җинаять Кодексына үзгәрешләр кертү, әлеге төр җинаять белән шөгыльләнүчеләргә карата иректән мәхрүм итү срогын артттырырга ярдәм итәчәк һәм бу сан 6-7 елга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук, хокук бозучыларга штрафлар күләмен дә арттыру күздә тотыла. Яңа закон проектлары кабул ителгән очракта, “финанс пирамидалары” төзүчеләргә 1,5 миллион сумга кадәр штраф янаячак.
ТР Милли банк җитәкчесе урынбасары Марат Шәрифуллин сүзләренчә, “финанс пирамидалары”н берничә төрле билге буенча аерырга мөмкин. Андый икътисади оешманың лицензиясе булмый. Алар һәрвакыт югары керем вәгъдә итә һәм актив рәвештә ММЧда, интернетта реклама кампаниясе алып бара. Мондый төр оешманың үз капиталы һәм оешма эшчәнлегенә карата төгәл билгеләмә булмый.
“Финанс пирамидалары”на, гадәттә, икътисади яктан грамоталы булмаган гражданнар эләгә. Кешеләрнең тиз арада керем алырга теләве дә икътисади яктан зыян китерергә мөмкин. Халыкның финанс мәьәләдә начар тәэмин ителеше, акча җитмәүлек тә җинаятьчеләрнең корбаны булырга этәрә”, - дип саный Марат Шәрифуллин.
Әгәр дә акчагызны икътисади оешмага салырга телисез икән, иң элек аның лицензиясе булу-булмавын белешергә, бу оешма хакында күпме дә булса мәгълүмат тупларга кирәк, дип киңәш итә ТР Милли банк җитәкчесе урынбасары. Моның өчен WWW.CBR.RU сайтына кереп карарга мөмкин. Әгәр дә икътисади оешма хакында интернетта мәгълүмат аз икән, аның җитәкчеләре һәм нәрсә белән шөгыльләнүе хакында аз язылган яки бөтенләй дә язылмаган очракта, бу оешманың “финанс пирамидасы” булуыннан шикләнергә була. Шулай ук икътисади оешма хакында мәгълүматны 8-800-250-40-72 номерлы телефон аша яки ТРдагы “кайнар линия"гә (843) 235-06-68 номерлы телефонына шалтыратып белергә була.
Шуны да искәртеп узарга кирәк: бары зыян күрүчеләрдән гариза булган очракта гына хокук саклау органнары вәкилләре җинаять эше кузгата һәм хокукый яктан дөрес эшчәнлек алып бармый торган икътисади оешмаларны халыкны алдаудан туктата ала.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз