Рөстәм Миңнеханов Самарада эш сәфәрендә

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген көндез Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Самарага эш визиты белән килде. 

Сәфәрнең төп максаты – Идел буе федераль округы (ИФО) Советы утырышында катнашу.

Утырыш эшендә шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм башкалар катнаша. 

Утырышта каралачак төп тема - заманча шартларда экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш өлкәсендә милли иминлекне тәэмин итү. ИФО регионнарында террорчылыкка каршы комиссияләр эшенә нәтиҗәләр чыгарылачак һәм 2025 нче елга кадәр Россия Федерациясендә экстремизмга каршы тору стратегиясен гамәлгә ашыру барышы турында сүз барачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Михаил Бабич уздырачак ИФОда РФ субъектлары башлыклары белән киңәшмәсендә катнашуы көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International