Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Статистика хезмәткәрләре көне белән тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады. "Хөрмәтле статистика хезмәткәрләре һәм ветераннары! Чын күңелдән сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! - диелгән котлау текстында. - Дәүләт статистикасы олы юл үтте, җәмгыятьнең икътисадый һәм социаль тормышындагы процесслар күренешләрне өйрәнүдә зур тәҗрибә туплады. Хәзерге заман дәүләт статистикасы саннар телендә иҗтимагый тормышның күп төрле якларын чагылдыра, ә статистик мәгълүмат барлык дәрәҗәдәге идарә карарларын кабул итүдә гаять мөһим ресурс булып тора.
Рәсми статистиканың бөтен дөньядагы әһәмияте һәм аның җәмгыять тормышындагы мактаулы роле БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан да билгеләнгән, ул 20 октябрь көнен Бөтендөнья статистика көне дип игълан иткән.
Быел Россия статистика хезмәте хезмәткәрләре календарендә үз көннәре пәйда булды: 25 июнь - Статистика хезмәткәрләре көне!
Татарстан статистикасы Росстат системасында лаеклы урын били. Сезнең эшчәнлегегез республика хакимияте органнарына үз өлкәләре, территорияләрендәге вәзгыять белән идарә итәргә ярдәм итә, ә гражданнар киң мәгълүмат кырын файдалана ала.
Сезне чын күңелдән котлыйм, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләренә хезмәттә яңа уңышлар һәм казанышлар телим. Сезнең хезмәтне кыска, әмма тирән мәгънәле өч сүз белән аңлатып була: "Хезмәт итү. Намуслылык. Профессиональлек". Һәрчак шулай булыр дип ышанам!".
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.