Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Самарага эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы хәзерге заман шартларында терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш өлкәсендә милли иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре булды.
Шулай ук утырыш барышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Илкүләм терроризмга каршы комитет аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Евгений Ильин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округындагы Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Утырышны ачып, Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, бүгенге көн тәртибе принципиаль мөһим. «Кешене юк итү чаралары һәм технологияләре арту, массакүләм мәгълүмат чараларының җәмәгатьчелек аңына тәэсир итүе көчәю терроризмның ешаюына китерде. Терактлар корбаннары, кагыйдә буларак, очраклы, ә менә акцияләрне алдан планлаштыручылар корбаннар саны максималь дәрәҗәдә күп булуга омтылалар. Ул белдергәнчә, бүгенге чынбарлык шарталарында терроризмга каршы торганда көчләрне мөмкин кадәр берләштерергә кирәк, бу – дәүләт хакимияте органнары да, шулай ук граждан җәмгыяте институтлары да. Бу эшчәнлектә төп звено – Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2013 елның 26 апрелендә расланган 2013-2018 елларга Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы.
Михаил Бабич хәбәр иткәнчә, соңгы 2 елда округта терактлар кылынмаган, Комплекслы планны гамәлгә ашыру кысаларында, Илкүләм терроризмга каршы комитет, ФСБ, Генераль Прокуратура, ЭЭМ һәм Россия Оборона министрлыгы белән бергәләп, терроризм күренешләрен профилактикалауның нәтиҗәле системасы корылган.
Бу шартларда гамәлдәге барлык хакимият вертикален әлеге эшчәнлеккә җәлеп итәргә кирәк, дип саный Михаил Бабич. Шуңа күрә нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә терроризмга каршы комиссияләр оештырырга кирәк. Комиссияләрнең төп бурычы итеп Михаил Бабич экстремизмны һәм терроризмны профилактикалауны, шул исәптән мәгълүмат киңлекләрендә дә, шулай ук инфраструктура объектларының һәм кешеләр күп була торган урыннарның якланышын тәэмин итүне атады.
Илкүләм терроризмга каршы комитет аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Евгений Ильин искәрткәнчә,16 июньдә Мәскәүдә узган Илкүләм терроризмга каршы комитет һәм Федераль оператив штаб утырышы Идел буе федераль округында терроризмга каршы тору тәҗрибәсен уңай дип билгеләп үтте.
Утырышта шулай ук экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Экстремизмга каршы тору, сепаратизмны, милләтара дошманлыкны профилактикалау Идел буе федераль округында милли иминлекне тәэмин итү буенча төп бурычларның берсе дип белдерелде.