Рөстәм Миңнеханов: "Татнефть" – чынлап торып Татарстанда беренче номерлы компания

2015 елның 26 июне, җомга

"Татнефть" – чынлап торып Татарстанда беренче номерлы компания. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Чара Әлмәт шәһәрендә "Нефтьче" мәдәният сараенда узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үткән ел соңгы 6 ел эчендә иң катлаулы ел булды. Нефть сәнәгате өчен яңа кыенлыкларның барлык җитдилегенә карамастан, "Татнефть" компаниясе куелган бурычны уңышлы үтәде, диде ул. "Йомгак финанс-икътисадый күрсәткечләр планлаштырылган дәрәҗәдән артып китте: 26,5 млн. тоннадан артык нефть чыгарылган. Яңа технологияләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә "Татнефть" 20 ел буена нефть чыгару буенча уңай динамика тәэмин итә. Ашалчы ятмасында аеруча үзле нефть чыгару 60%ка артты. Бүген битум нефте чыгаруның тәүлеклек күләме 1050 тоннадан артып китте", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, ел саен запасларны киңәйтелгән торгызу тәэмин ителә. 2015 ел башына "Татнефть" компаниясенең дәлилләнгән углеводород запаслары 851 млн. тонна булды.

"2014 ел нәтиҗәләре Татарстанның чимал базасын киләчәктә дә үстерү потенциалы зур булуны күрсәтте, аерым алганда, аеруча үзле нефть һәм сланец нефте буенча. "ТАНЕКО" проектын гамәлгә ашыруны уңышлы дәвам итү эшчәнлекнең диверсификациясенә, "Татнефть" компаниясе табышы структурасының сыйфат ягыннан үзгәрүенә китерде. 2005 елдан бирле "Татнефть" төркеме табышы структурасында "Нефть һәм нефть продуктларын эшкәртү һәм реализацияләү" бизнес-сегменты өлеше 22%ка артты. Хәзер ул – 48%", - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Ул билгеләп үткәнчә, 2006-2014 еллар эчендә нефть экспортының Татарстан Республикасы нефть чыгаруның гомуми күләмендәге өлеше 62дән 32%ка кимеде.

Компания "ТАНЕКО" комплексын төзегәндә дә стратегик бурычлардан тайпылмады, Россия җитештерүчеләре җайланмаларына өстенлек бирде, диде Рөстәм Миңнеханов.

2014 елда "Татнефть" шиналар җитештерүне, генерацияләүче куәтләрне модернизацияләүне, нефть чыгару нәтиҗәлелеген арттыруны дәвам итте, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Барлык кредитлар һәм заемнар буенча берләштерелгән бурыч 2014 елда 42%ка кимеде.

Компания эшенең торыклылыгы нәтиҗәсендә республика икътисадында тортрыклылык тәэмин ителә, диде Рөстәм Миңнеханов. 2014 елда Татарстан Республикасы буенча РҖП 1 трлн. 631 млрд. сум тәшкил итте, республика буенча инвестицияләр күләме - 542 млрд. сум.

Нефть тармагы үткән ел барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга 397 млрд. сум күчергән. Компания республика бюджетына 23 млрд. сум керткән, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул шулай ук компаниянең корпоратив социаль җаваплылыгын югары бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Петербург икътисадый форумында чыгыш ясаганда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, бөтендөнья капиталы һәм технологияләре базарларына чыгу мөмкинлеге чикләнүгә карамастан, төп экспорт товарларга бәяләр төшү илебез икътисадында тотрыкланды, дип белдерде.

"Татнефть" компаниясенең якындагы еллардагы бурычы – нефть чыгару һәм нефть эшкәртү позициясен саклап калу һәм киңәйтү. Нефть чыгаруны тотрыкландыруның, Татарстанның ресурс базасын арттыруның бердәнбер юнәлеше – кыен чыгарыла торган запаслар потенциалын ачу", - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International