Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Евгений Максимович Примаков вафат булу сәбәпле хатыны Ирина Примаковага кайгы уртаклашу сүзләрен юллады.
«Хөрмәтле Ирина Борисовна! Ирегез Евгений Макчимович Примаков вафат булу сәбәпле, шәхсән миннән һәм бөтен Татарстан Республикасы халкыннан тирән кайгыгызны уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Гаиләсе, туганнары һәм якыннары гына түгел, ә бөтен Россия җәмәгатьчелеге алмаштыра алмаслык тирән югалту кичерде, - диелә телеграммада. – Безнең дәүләт һәм җәмгыять үсешенә, бүгенге Россия үсешенә әйтеп бетергесез өлеш керткән күренекле кеше һәм дәүләт эшлеклесе дөньядан китте.
Евгений Максимович – тәҗрибәле җитәкче һәм бөтен дөньяга танылган дипломат, атаклы галим һәм сәясәтче, сәләтле журналист һәм язучы, ул һәрвакыт ил язмышын кайгыртып яшәде һәм аның тарихында күренекле миссия башкарды. Аның гаять бай тәҗрибәгә һәм тирән белемгә нигезләнгән, туган иленә эчкерсез ярату сугарылган һәм аны көчле һәм чәчәк атучы ил итәргә теләгән саллы сүзенә һәрчак колак салалар иде, россиялеләргә үсешкә ирешергә һәм актуаль дәүләт мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә иде.
Евгений Максимович Примаков – легендар, лаеклы кеше, аның яхшылыгы турында хатирәләр мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Сезнең тирән кайгыгызны, алмаштыра алмаслык тирән югалту хисен уртаклашабыз. Кайгылы авыр көннәрдә сезгә көч һәм ныклык.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов».