Татарсатн Республикасы Хөкүмәте йортында бүген “Сетевая компания” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булды. Бу чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды. Җыелышта компаниянең 2014 ел йомгаклары буенча финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре каралды.
Узган ел компаниянең электр челтәрләренә электр энергия килү 20,5 млрд. кВт/ч тәшкил иткән, кулланучылар катнаш оешмалар челтәрләренә 19 млрд. кВт/ч җибәрелгән.
2014 ел нәтиҗәләре буенча электр челтәре комплексын яңартуга 7,7 млрд. сум киткән, 8,6 млрд. сумга төп фондлар төзелгән.
Эш нәтиҗәләре буенча 2014 ел өчен компаниянең табышы 21,8 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән электр энергия җибәрү буенча күрсәтелгән хезмәтләрдән – 21 млрд. сум.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.