Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Дублинга килде

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ирландия башкаласы Дублин шәһәренә килде.

Дублинда булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Ирландия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак, «Google - Europe» компаниясендә булачак, Ding компаниясе, шулай ук башка инновацион мәйданчыклар эшчәнлеге белән танышачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Ирландия коммуникацияләр, энергетика һәм табигать ресурслары министры Алекс Уайт, Ирландия Чит илләр һәм сәүдә дәүләт министры – Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия-Ирландия комитетының хөкүмәтара рәистәше Шон Шерлок һәм башкалар белән очрашуы планлаштырыла.

Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларының шулай ук Ирландия экосистемасын һәм Ирландия стартаплары инфраструктурасын тәкъдир итүдә, Илкүләм санлы фәнни-тикшеренү институтын (NDRC) тәкъдир итүдә катнашулары көтелә.

Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре 2015 елның 29-30 июньнәрендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International