Илдар Халиков “Винтерсхалл Холдинг ГмбХ” (Германия) идарәсе рәисе Марио Марен белән очрашты

2015 елның 30 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында “Винтерсхалл Холдинг ГмбХ” (Германия) идарәсе рәисе Марио Марен белән очрашты.

Очрашу барышында төрле мәсьәләләр буенча сөйләшү булды. Ике яктан да катнашучылар “Винтерсхалл Холдинг ГмбХ” компаниясе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

Илдар Халиков сүзләренчә, шундый эшмәкәрлек элемтәләрен җайга салу бик әһәмиятле. “Татарстан өчен Германия компанияләре беренче урында тора. Дөресрәге, бүген андый илләр бездә икәү, чөнки без Төркия белән дә актив хезмәттәшлек итәбез. Ләкин, берсүзсез, зур озак сроклы килешүләр Германия партнёрлары белән. Сүз 200 дән артык компания турында бара”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Белешмә өчен:

“Винтерсхалл Холдинг ГмбХ”- Германиядә зур нефть һәм газ чыгаручы компания, 1894 елда оештырылган. Эшмәкәрлегенең төп юнәлеше – Германиядә һәм Көнбатыш Европа илләрендә газ белән сәүдә итү. Компания дөньяның 40 илендә эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International