Гомумән алганда, ел башыннан алып республика сулыкларында 62 кешенең гомере өзелгән, шул исәптә - 4 бала. Узган ел бу вакытта 49 кеше үлгән, шул исәптә 4 бала да бар. Бәхеткә, 52 кеше коткарылган.
Степущенко белдергәнчә, бәхетсезлек очракларының күбесе исерткеч эчемлекләр кулланган килеш коену өчен җиһазланмаган урыннарда су керү белән бәйле. Шулай ук, ата-аналар җитәрлек дәрәҗәдә контрольда тотмау һәм йөзә белмәү аркасында, балалар батып үлү очраклары теркәлгән. Быел өч кеше боз астына китеп һәлак булган. Бер очракта автотранспортта суга кергән кешенең гомере өзелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.