Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Хөкүмәте йортында мәдәният өлкәсендә кадрлар әзерләү проблемасы турында фикер алыштылар
2015 елның 30 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды, ул мәдәният өлкәсендә яшь белгечләр әзерләү темасына багышланган иде. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышта шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров , республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләре, ТР мәдәният эшлеклеләре катнашты.
Илдар Халиков утырышны ачып, мәдәният өлкәсендә кадрлар әзерләү проблемасы турында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов белән фикер алышуларын искә төшерде.
Бүгенге көндә мәдәният өлкәсендә булачак белгечләрне стимуллаштыру механизмы кирәк, дип билгеләде Илдар Халиков. “Бу хакимият башлыклары һәм башкарма комитет җитәкчеләренең уртак эше. Әлеге мәсьәләне төрле яклап карарга кирәк. Без күпме кирәк, шуның кадәр клублар һәм Мәдәният йортлары төзи алабыз, ләкин квалификацияле белгечләрсез алар эшләмәячәк”,- диде ТР Премьер-министры.
Төп докладны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ясады. Аның сүзләренчә, бу тармакта эшләүчеләр саны 2015 елның 1гыйнварына 20 мең 134 кеше тәшкил иткән, шул исәптән югары һөнәри белемле белгечләр-52%, урта һөнәри белемле белгечләр-31%.
Айрат Сибагатуллин билгеләгәнчә, 2014 ел нәтиҗәләре буенча мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 18 мең 585 сум тәшкил иткән.
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә һөнәри белем бирү оешмаларын ТР бюджетыннан финанслау 2015 елда 319 млн. 730 мең сум күләмендә планлаштырылган, дип хәбәр итте министр.
Утырыш барышында шулай ук ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, ТРның Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Ривкать Юсупов чыгыш ясады.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз