Казанга РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень килде
2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Бүген Михаил Мень һәм Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Казанский ДСК” ҖЧҖ ндә модернизацияләнгән линияне ачу тантанасында катнашырга планлаштыралар. Моннан тыш, Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры “Светлая долина” торак комплексы территориясендә яңа торак төзелешен караячак.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.