Рөстәм Миңнеханов Адмиралтейство бистәсе территориясендә тарихи объектларны карады

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районы территориясендәге тарихи объектларны карады. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башкалар озата йөрде.

Башта Казансу елгасының эллекеге үзәне аша күпергә (Горбатый мост) бардылар. 65 метрлы тимербетон конструкция 1930 елда төзелгән. 60 нчы елларда төзелмә авария хәлендә дип таныйлар да җәяүлеләр өчен генә өлешне  ачык калдыралар. 2009  елда күперне тулысынча ябалар. Елга үзәне бүгенге көндә сазланган һәм экология ягыннан авыр хәлдә.

Республика җитәкчелеге әлеге территорияне реконструкцияләү турында карар кабул иткән иде. Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүән соң күпердән җәяүлеләр өчен юлны ачарга тәкъдим итте. Шулай ук Казансуның эллекеге үзәнен торгызу, тирәдәге территорияне төзекләндерү һәм паркны ачу планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы яшеллек зонасын ясауның вариантларын карарга тәкъдим итте. Шул исәптән, яр буе урамын ясау максатында, күперне сүтү вариантын да. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов әлеге эшләргә бизнес-секторны җәлеп итәргә өндәде.

Шуннан катнашучылар XIX гасырның икенче яртысында төзелгән Алафузов заводы бинасында булдылар. Бүген бина буш тора, ремонт таләп итә. Рөстәм Миңнеханов бинаны карады һәм «Татинвестгражданпроект» институтына бинаны тикшереп, әлеге объектны төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кертергә йөкләде.

Аннан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алафузовлар йортында булды. Объект 2012-2013 елларда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә реставрацияләнгән.

Киләсе объект Алафузов җитен эрләү фабрикасы булды, совет заманында аны “В.И.Ленин ис. җитен комбинаты” дип атаганнар. Биредә Рөстәм Миңнехановка “Алафузов мануфактурасының һөнәр үзәге” технопаркы проектын тәкъдим иттеләр. Авторлар фикеренчә, әлеге мәйданчык дизайнерлар, модельерлар, рәссамнар һәм башка иҗат кешеләрен җәлеп тәчәк. Бинаның тышкы яктан тарихи күренешен максималь рәвештә саклап каларга тырышачаклар. Рөстәм Миңнеханов әлеге идеяне хуплады һәм Казан башкарма комитетына бина күршесендә булган территорияләр хуҗалары белән, кишәрлекләр белән алышыну һәм комплексның мәрҗәне - “Котелов йорты” мәдәни мирас объекты каршындагы ташландык йортны сүтү һәм бинага эллекечә Гаврилов урамыннан юлны ачу өчен, эш алып баруны йөкләде.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка Успение Зилант монастыре янындагы территорияне үстерү проектын тәкъдир иттеләр. Әлеге яшел зона – шәһәрдә иң зурларының берсе, әлегә хәтле төзекләндерелмәгән. «Биредә игътибар белән карарга кирәк. Ял итү зонасын тәртипкә кертеп, бизнес өчен кызыклы вариантлар булдырып була. Бөтен вариантларны да эшләгез. Безгә парк территориясендә нәрсә күрергә теләвебезне аңлау мөһим”, - диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов 1917 елда төзелгән Адмиралтейство бакчасына юнәлде (Балыкчы бакчасы). Революциядән соң паркның шактый зур территориясендә “Сантехприбор” заводы корпуслары төзелә. Калган кишәрлек реконструкция таләп итә.

“Шәһәр паркларын һәм скверларны саклау” коммерцияле булмаган партнерлык вәкилләре Рөстәм Миңнехановны паркны төзекләндерүнең ике варианты белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы шәһәр халкына, онлайн-тавыш бирү оештырып, үзләренә ошаган проектны сайларга тәкъдим итте. Шулай ук ул учредительләргә смета бәясен билгеләргә һәм төзекләндерү эшләре планын төзәргә йөкләде.

«Реконструкцияне быел тәмаларга кирәк, беренче этабында балалар мәйданчыгы һәм җәяүлеләр өчен юллар булсын”, - дип ассызыклады ул.

Ахырда Боевая урамындагы Идел елгасы яры урамы каралды. Адмиралтейство бистәсен үстерү планында әлеге яр буе линиясен төзекләндерү каралган. Рөстәм Миңнехановка берничә перспектив вариант тәкъдир иттеләр, шул исәптән эре күргәзмә үзәген төзү проекты да. Презентация тәмамлангач, ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә кирәкле инженер челтәрләрен уздыру мәсьәләләрен хәл итүне һәм әлеге мәйданда торак йортлар төзү мөмкинлеген карарга йөкләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International