Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марат Таҗин белән очрашты.
Яклар киләчәктә күп кенә юнәлешләр буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Казахстан мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗә дә булуын билгеләп үтте һәм, бүген икътисадый, техник багланышлар яңа дәрәҗәгә күтәрелде, дип ассызыклады.
Марат Таҗин үз чиратында Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәтен җиткерде һәм, Казахстан белән Татарстан арасндагы үзара дустанә элемтәләр киләчәктә дә үсәр һәм ныгыр, дип ышаныч белдерде.