Рөстәм Миңнеханов: Беренче Европа уеннарында Россия җыелма командасы составында Татарстан спортчылары булуы миңа аеручы шатлыклы
2015 елның 3 июле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бакуда узган беренче Европа уеннарында җиңүче һәм приз алган Татарстан спортчылары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. "Чын күңелдән сезне тарихта беренче мәртәбә уздырылган Европа уеннарында уңышлы чыгыш ясавыгыз белән котлыйм, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Бу бик лаеклы башлангыч, сез ныклы нигез салдыгыз, иң мөһиме - Россиянең көчле булуын исбатладыгыз".
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Россия спортчыларының 164 медаль яулавын искәртте. Миңа, әлбәттә, Россия җыелма командасында Татарстан спортчылары да булу бик шатлыклы булды - 20 кеше һәм алар 7 медаль яулады, диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.