Рөстәм Миңнеханов Барселона шәһәр мөхите департаменты директоры Висенте Гуайарт белән очрашты

2015 елның 3 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Барселона шәһәре советы архитекторы, шәһәр мөхите департаменты директоры Висенте Гуайарт белән очрашты.

Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Висенте Гуайарт дөнья шәһәрләренең тарихи өлешен саклау һәм төзекләндерү, шәһәр киңлеген һәм шәһәр халкы менталитетын үзгәртү кебек темаларга сөйләштеләр.

Искәртик, архитектор Висенте Гуайарт бүген Казанда урбанизм темасына лекция укый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International