Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең баш хирургы Александр Коновалов Казанда нейрохирургия курсларын үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2010 елның 23 гыйнвары, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында Бурденко исемендәге Нейрохирургия фәнни-эзләнү институты директоры Александр Коновалов белән очрашты.
Россия нейрохирурглар ассоциациясе президенты, Россиянең баш хирургы, Россия Фәннәр Академиясе һәм Россия Медицина Фәннәре Академиясе академигы, Бурденко исемендәге нейрохирургия институты директоры Александр Коновалов җитәкчелегендә Бурденко исемендәге Фәнни-эзләнү институты делегациясенең 22-23 гыйнвар көннәрендә Татарстан каласында эш визиты белән булуын искәртик.
Кичә нейрохирурглар Төбәкара клиник-диагностик үзәктә (МКДЦ), югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә, Республика клиник хастаханәсенең (РКБ) травма үзәгендә булдылар.
Александр Коновалов журналистларга Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашу вакытында сүзнең Казанда нейрохирургия курсларын оештыру һәм үткәрү (якынча план – 2010 елның сентябрь ае) турында барганын хәбәр итте.
Александр Коновалов курсларның инде традицион булуын, белгечләр арасында нык ихтыяҗ барлыгын искәртте. Соңгы мәртәбә курслар Иркутскта (2008 ел) үткәрелгән, аларда Россия, АКШ, Канада, Япония, Франция, Германия һ.б. илләрдән 300 дән артык табиб катнашкан.
Коновалов әфәнде сүзләренә караганда, охшаш курслар Мәскәүдә яисә Санкт-Петербургта оештырылганда, катнашучылар саны арта төшә. Ул Казандагы курсларның нейрохирургия бүлекләре белгечләрендә (шул исәптән чит илләрдән) кызыксыну уятачагына ышанычын белдерде.
Журналистлар сорауларына җавап биреп, Александр Коновалов Татарстанда медицина хезмәтен күрсәтү дәрәҗәсенең, медицина учреждениеләре җиһазланышы дәрәҗәсенең, Россиянең күп төбәкләре белән чагыштырганда, шактый югары булуын хәбәр итте. Ул республикадагы нейро-, тамыр хирургиясендә, травматологиядә, баш сөяге-ми травматологиясендә бик яхшы шартлар тудырылуын билгеләп үтте. “Татарстанның перспективалары бик яхшы,” – дип әйтте Коновалов әфәнде.
Ул югары медицина технологияләре белем бирү үзәге җиһазланышына югары бәя бирде.
Бурденко исемендәге Фәнни-эзләнү институты директоры урынбасары Александр Потапов, үз чиратында, Татарстанда төзелгән сәламәтлек саклау моделенең илнең башка төбәкләрендә дә гамәлгә кертелү мөмкинлеген хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, республика “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыруда актив катнаша, анда бик яхшы диагностик комплекслар бар. Бурденко исемендәге Фәнни-эзләнү институты делегациясе әгъзаларын бигрәк тә сәламәтлек саклау сферасын компьютерлаштырудагы уңышлар, шулай ук “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проекты гаҗәпләндерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International