Татарстан Республикасында корылык аракасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов искәрткәнчә, гадәттән тыш хәл режимы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2015 елның 1 июленнән кертелә. Яңгырлар кайбер районнарда яуган, әмма бөртеклеләрдә башак формалашу вакыты узган инде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, хәл Чүпрәле, Буа, Апас, Кама Тамагы, Рыбно-Балык Бистәсе, Спас һәм республиканың башка районнарында бик яман.
Авыл хезмәтчәннәренең төп бурычы – сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, диде Марат Әхмәтов. Бүгенгә 460 мең тонна печән һәм 1,4 млн. тонна сенаж әзерләнгән. Бу – бер баш мөгезле эре терлеккә якынча 10,6 ц берәмлек азык дигән сүз, диде ул.
Белешмә өчен:
Гадәттән тыш хәл режимы Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнарында кертелгән.