Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Лизинг-грант” программасы үзебез җитештерә алырлык товарларны республикага кертүне киметүгә юнәлтелгән булырга тиеш
2010 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе
Бүгенге көндә кече һәм урта бизнес икътисад үсеше өчен җитди резерв булып тора. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитетның коллегия утырышында хәбәр итте.
Коллегия Казандагы ИТ-парк бинасында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2009 елда республикада кече һәм урта бизнесның республика тулай төбәк продуктындагы өлешен 30 % ка кадәр җиткерү күздә тотыла иде, һәм кризис үз төзәтмәләрен кертмәсә, бу бурыч реаль булыр иде. Моннан алда кече һәм урта бизнесның республика тулай төбәк продуктындагы өлеше арту күрсәткечләре шундый иде: 2008 елда – 27 %, 2009 елда – 24 %.
Икътисади кризиска карамастан, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен күп нәрсә эшләнә, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, кризис шартларында эшмәкәрлек күпкә тотрыклырак булып чыкты. Гомумән, кече һәм урта бизнес күпкә оператив, икътисад үзгәрешләренә тизрәк җавап бирә.
Республикада “Лизинг-грант” программасын тормышка ашыру аеруча уңышлы булды. Аның кысаларында муниципаль берәмлекләрдә кече һәм урта эшмәкәрлекнең эшне башлаучы субъектларына ярдәм күрсәтелде. Әлеге программа буенча акчалар сатып алынган җиһазлар өчен түләүләргә генә юнәлдереләчәк.
“Без муниципалитетларның Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет биргән мөмкинлекләр белән төрлечә файдалануын күрәбез, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры. – “Лизинг-грант” программасына күбрәк безнең муниципаль районнарны җәлеп итәргә, һәрберсенә, бигрәк тә район-реципиентларга барып җитергә кирәк, чөнки әлеге программа яңа эш урыннарын булдырырга мөмкинлек бирә.”
Гомумән, 2009 елның нәтиҗәләре буенча, “Лизинг-грант” программасында катнашу өчен, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан 1700 гариза тапшырылган (конкурс нигезендә). Нәтиҗәдә 768 кече һәм урта бизнес субъектлары 100 мең, 300 мең һәм 1 млн. сум күләмендәге грантлар алганнар. Бу Татарстанда 4 меңнән артык эш урынын булдырырга мөмкинлек бирде.
Рөстәм Миңнеханов “Лизинг-грант” программасы ярдәмендә башланган эшмәкәрлек проектларының тормышка ничек ашырылуларын күзәтергә тәкъдим итте.
Ул 2010 елда программаның дәвам ителәчәгенә ышандырды.
Соңгы чиктә, “Лизинг-грант” программасы үзебез җитештерә алырлык товарларны республикага кертүне киметүгә юнәлтелергә тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Тармакларда өстенлекләрне билгеләргә һәм муниципалитетларны программага тагын да актив рәвештә җәлеп итәргә кирәк.
Моннан алдагы чыгышны (Татарстан Республикасының Дәүләт заказы буенча агентлыгы башлыгы Яков Геллер) аңлатып, Татарстан Республикасы Премьер-министры бүгенге көндә Татарстанга Ярославль буяулары, Ростов көнбагыш мае, Иваново урын-җир әйберләре кертелүе турында искәртте. Аның сүзләренә караганда, республикада шуңа охшаш, читтән китерелгәннән ким булмаган продукция чыгарыла. Ул республикада җитештерелә һәм читтән китерелә торган товарлар ассортиментын анализлап чыгарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә ЭТИС сәүдә мәйданчыгы мөмкинлекләре моны эшләргә мөмкинлек бирә.
Алга таба Татарстан Республикасы Премьер-министры ИТ-паркка ярдәм итү һәм аны үстерү чараларын тәэмин итәргә чакырды.
Моннан тыш, ул өстенлекле проектларның берсе – Татарстанда агросәнәгать паркын төзү – инде 2010 елда башланырга мөмкин (“Ак Барс” банкы белән бергә) икәнен хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов республикада логистик паркларны үстерүдә җентекләбрәк тукталды. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә парклар кризис аркасында буш торалар. Ул, логистик паркларны, аларны кече һәм урта бизнес ихтыяҗлары өчен куллану максатыннан, арендага алу (биш елга) вариантын карап чыгарга тәкъдим итте.
Нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры кече һәм урта эшмәкәрлектәге хәлнең контрольдә тотылуын хәбәр итте. Без кече һәм урта бизнес үсеше белән кызыксынабыз, чөнки шуннан республикада урта сыйныф формалашуы тора, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет коллегиясе турында тулырак мәгълүмат -
http://www.tatar-inform.ru/news/2010/01/25/203084
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз