Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидат булды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат булуга документларны ТР Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды. Документларны тапшыру вакытыннан ул республиканың иң югары вазыйфаи заты урынына рәсми кандидат була.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ТР ҮСКнә үзенең финанс мәсьәләләр буенча вәкаләтле вәкилен теркәүгә документлар һәм Татарстан Республикасы  Президенты кандидатының сайлау фондын булдыру өчен  сайлау счетын ачу турында гариза бирде.

Быел 4 июль көнне “Бердәм Россия” партиясе региональ бүлекчәсенең конференциясендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат итеп сайлады. Аның кандидатурасы өчен Татарстан Республикасы  муниципаль районнары һәм шәһәрләренннән  делегатларның 99 % тавыш бирде.  

Партия конференциясенә хәтле үк Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты урынына республиканың эре предприятиеләренең хезмәт коллективлары тәкъдим итте, алар арасында «Түбән Кама нефть химиясе», «Татнефть», «Казан вертолетлар заводы», «Казаноргсинтез», «Майский» теплица комбинатыЧаллы шәһәренең медицина хезмәткәрләре, Татарстанның 167 төзелеш компаниясе һәм башкалар.

Искәртик, Татарстан Президентын сайлау 2015 елның 13 сентябрь көнендә була. Соңгы мәртәбә Татарстан Президентын туры сайлаулар 14 ел элек – 2001 елда үткәрелгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International