Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Биләр поселогындагы «Фәнсар» фәнни-мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, «Сәләт» хәрәкәтенең баш идеологы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Җәүдәт Сөләйманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
«Фәнсар» яңа лагере «Сәләт» яшьләр хәрәкәте базасында ачылды һәм Кече Чирмешән елгасы ярындагы элеккеге пионер лагере урынында урнашкан. Оештыручылар фикере буенча академия шәһәрчеге сәләтле мәктәп укучыларын һәм студентларны гуманитр һәм табигать фәннәрен тирәнтен өйрәнү өчен үз тирәсенә җыячак. Төп фәннәр математика, информатика һәм IT-технологияләр булачак.
Яңа лагерь территориясендә 5 торак корпус, ашханә, мәдәният үзәге, административ үзәк урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов лагерь территориясен карап чыкты, ашханәдә һәм торак корпусларда булды. Лагерьда тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә барышында ул яшәү шартлары белән кызыксынды. Ул шулай ук объектның «Уңай мохит» программасы таләпләренә туры килүен уңай бәяләде.
Корпусларның берсе белән янәшә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга Кече Чирмешән елгасы территориясен үстерү проектын тәкъдир иттеләр. Авторлар яр буен төзекләндерүнең берничә вариантын күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык проектлар да кызыклы, һәм ул инвесторлар эзләү белән җитди шөгыльләнергә тәкъдим итте. «Бу вариантларны концептуаль рәвештә дөрес итеп корырга һәм территорияне зоналарга бүләргә кирәк. Гамәлләрнең төгәл планын эшләргә, шуннан соң спонсор эзләргә була», - диде ул.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка «Сәләт» бергәлеге яшьләре берничә амбициоз проект турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Фәнсар» мәгариф үзәге квалификацияле педагоглар: балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары әзерләү урынына әверелергә мөмкин. Моннан тыш, «Сәләт»тә балаларны татар теленә өйрәтү өчен махсус методик әсбаплар әзерләнә. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ТР мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясендә шушы методик әсбапларны тәкъдир итү өчен махсус секция булдырырга кушты.
Тантанада Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, борынгы Биләр шәһәре белән янәшә урнашкан территория елдан-ел матурая бара, кунаклар өчен яңа шартлар тудырыла. Ул ассызыклаганча, «Фәнсар» үзәге татарстанлылар өчен генә түгел, бөтен Россиядән һәм чит илләрдән килгәннәр өчен дә файдалы булачак. «Монда төп байлык – кешеләр, педагоглар һәм, билгеле инде, сез. Без сезнең белән горурланабыз. Киләчәктә дә шулай максатка омтылучан, хезмәт сөючән һәм инициативалы булып калыгыз», – диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Аннары «Фәнсар» флагын күтәрү тантанасы булды, шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Кече Чирмешән елгасы янәшәсендәге территорияне төзекләндерү белән танышты. Монда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга «Изгеләр чишмәсе» Биләр дәүләт музей-тыюлыгы территориясен үстерү проектын тәкъдим иттеләр.