Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков рәислегендә ”Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды
2015 елның 10 июле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Көн үзәгенә куелган төп мәсьәләләр - 2015 елның 3 кварталында “Татспиртпром” ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең план күрсәткечләрен, шулай ук 2015 елга компаниянең ачыкланган бюджетын раслау, эшләп чыгарыла торган продукциянең ассортиментын яңарту буенча эш турында, “Казан” шәраб заводы”филиалының эшчәнлеген үстерү стратегиясе турында.
Директорлар советы финанс директоры Әлфия Каюмова докладын тыңлады.
2015 елның 3 нче кварталына “Татспиртпром” ААҖ нең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең план күрсәткечләре, шулай ук 2015 елга компаниянең бюджеты расланды. 2015 елның 3 кварталында Усад спирт заводын эшләтеп җибәрүгә бәйле, спирт җитештерү күләмен 2,4 тапкыр арттыру планлаштырыла, ул 997 мең дал тәшкил итәчәк. Шуңа бәйле, компания читтән спирт сатып алудан тулысынча баш тартырга планлаштыра.
Алкоголь продукциясен 2 164 мең дал күләмдә җитештерү планлаштырыла. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 6 358 млн сум күләмендә салым һәм акциз түләү планлаштырылган.
“Татспиртпром” ААҖ генераль директорының стратегия буенча урынбасары Александр Астахов продукция ассортиментын яңарту буенча эшләр турында һәм “Казан” шәраб заводы” филиалы эшчәнлеген үстерү стратегиясе турында хәбәр итте. Директорлар советы бу мәгълүматны игътибарга алды һәм “Казан” шәраб заводы” филиалының үсеш концепциясен хуплады.
“Татспиртпром” ААҖ матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз