Рөстәм Миңнеханов 2019 елда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына Казан шәһәре үтенечен тәкъдир итү репетициясендә катнашты

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә 2019 елда Россиядә WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына Казан шәһәре үтенечен тәкъдир итү репетициясе узздырылды.

Чара Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды, репетициядә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар катнашты.

Искәртәбез, 2015 елның гыйнварында Россия 2019 елда Казанда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруга сайлап алу конкурсында катнашу нияте турында WorldSkills International Секретариатына алдан үтенеч биргән иде.

WorldSkills International Директорлар советы 2015 елның августында Россия Федерациясенең үтенечен WSI Генераль Ассамблеясе каравына тәкъдим итү хокукы турында уңай карар кабул итте.

Россия конкурентлары арасында – Франция (Париж шәһәре) һәм Бельгия (Шарлеруа шәһәре).

Үтенечләрне тәкъдир итү WorldSkills International Генераль Ассамблеясендә Сан-Пауло шәһәрендә (Бразилия) 2015 елның 10 августында узачак.

Төгәлрәк - http://worldskillskazan2019.org/odobrena-zayavka-rossijskoj-federatsii-dlya-uchastiya-v-sorevnovanii-na-pravo-provesti-chempionat-worldskills-international-v-2019-godu/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International