Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Шамил Гафаров: Муниципаль берәмлекләрдә юл-транспорт һәлакәтен арттырмас өчен чаралар күрергә кирәк
2015 елның 13 июле, дүшәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы уздырылды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды.
Утырышта, аерым алганда, Татарстанда агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча транспорт һәлакәтләре торышы, аларны киметү буенча чаралар күрү, Казанда уздырылачак спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында спортчыларны һәм клиентлар төркемнәрен йөртү өчен урам-юл челтәре әзерлеге һ.б. турында сүз барды.
Беренче сорау буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, соңгы ярты елда Татарстанда юлларда һәлакәткә очрап, 215 кеше, шул исәптән 9 бала, үлгән. Торак пунктлардагы юлларда 72, торак пунктлардан читтә урнашкан юлларда 141 кешенең гомере өзелгән.
Рифкать Миңнеханов билгеләп узганча, исерек килеш рульга утырган йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләр күрсәткеченең тискәре динамикасы саклана. “Соңгы ярты елда юл һәлакәтләренең 13 проценты җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан: 268 һәлакәт нәтиҗәсендә, 51 кеше җан биргән, 232 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән, – дип сөйләде ЮХИДИ идарәсе башлыгы. Бу уңайдан ул республика юлларындагы җәяүле кичүләренең куркынычсызлык таләпләренә туры килмәвен билгеләп узды. – Татарстандагы 3911 җир өсте кичүнең 1302се тиешле нормаларга җавап бирми. Шул ук вакытта җәяүлене бәрдерү белән бәйле һәр 4нче һәлакәттә урам-юл челтәрен җиһазландырудагы җитешсезлекләр, аерым алганда, юл тамгаларының, киртәләренең булмавы ачыклана. Бу вазгыять Аксубай, Лаеш, Зәй, Питрәч районнары юлларында аеруча ачык чагыла”.
Рифкать Миңнеханов 11 июльдә Түбән Кама шәһәрендә килеп чыккан һәлакәтне мисал итеп китерде. Бу көнне шәһәрнең Тынычлык проспектында җәяүле кичүеннән 100 метр ераклыкта 1993 елгы кызны бәрдереп, башына җитәләр. “2013 елда Түбән Кама шәһәре хакимияте карары белән бу урындагы җәяүлеләр һәм транспорт агымын аера торган киртә-койма сүтелмәгән булса, әлеге фаҗигагә юл куелмас иде”, – дип сөйләде республиканың баш автоинспекторы. Аның сүзләренә каранда, хәзерге вакытта Татарстанда 400 җәяүле кичүе киртәләр белән җиһазландырылмаган. Бу проблема Татарстанның Казан, Түбән Кама, Лениногорск һәм Алабуга шәһәрләрендә аеруча кискен тора.
ЮХИДИ идарәсе башлыгы сүзләренчә, һәлакәтләрнең санын минималь чыгымнар таләп иткән, әмма шактый нәтиҗәле булган чаралар файдаланып, аерым алганда, юлларга ясалма күтәртмәләр урнаштыру юлы белән дә киметергә була. Республикада аларның саны, ким дигәндә, 4 мең булырга тиеш булса да, бүген юлларга тизлекне мәҗбүри рәвештә киметүгә юнәлтелгән мондый 782 чара куелган.
Рифкать Миңнеханов ассызыклавынча, ясалма күтәртмәләр белән җиһазландыру буенча чараларны юлларны проектлаганда ук, шулай ук төзекләндергәндә дә мәҗбүри күрергә кирәк. Кызганыч ки, Азнакай, Әлки, Алексеевск, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Теләче, Ютазы районнарында һәлакәтләрне профилактикалауның бу төренә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми. ЮХИДИ идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, әлеге техник чараларның әһәмиятен һәм заруриятен дәлилли торган фаҗигале очраклар да юк түгел. 9 июль көнне Яңа Чишмә районында төбәк һәм федераль юллар чатында машиналар бәрелешү нәтиҗәсендә, 4 кешенең гомере өзелә, тагын 3 кеше җәрәхәтләнә, имгәнә. Юкса, һәлакәткә кадәр әлеге чат ясалма күтәртмәләр белән җиһазландырылган булган. Төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә, аларны алып атканнар. 9 июль көнне, һәлакәттән соң, ясалма күтәртмәләр бу урында кабат урнаштырылган. Әмма, ни кызганыч, 4 кешенең гомерен кире кайтарып булмый инде...
Шамил Гафаров июль һәм август айларында күп чараларның һәм көчләрнең Казанда уздырылачак спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына, “Мастерс” туринирына җәлеп ителәчәген исәпкә алып, республиканың муниципаль берәмлекләрендә юл һәлакәтләре санының артуына юл куймауга юнәлтелгән тиешле чараларны вакытында күрергә кирәклеген ассызыклады.
Ул куркыныч борылышларны, торак пунктлардагы җәяүлеләр кичүләрен тиешле чаралар белән җиһазландыру заруриятенә игътибар юнәлтеп: “Республика яки федерация әһәмиятендәге 1 чакрым яңа юл салудан баш тартыйк. Аңа каравы, бу ничәмә-ничә җәяүле кичүен һәм куркыныч борылышны җиһазландыру мөмкинлеген тудырачак”, – дип фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз