Рөстәм Миңнеханов: "Президент академиясенең җәйге кампусы Татарстанга талантлы яшьләрне җәлеп итү мөмкинлеге тудыра"

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Татарстанда Президент академиясенең җәйге кампусын уздыру республикага талант ияләрен җәлеп итү мөмкинлеге тудыра. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрендә "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумын ачу тантанасыннан соң журналистларга әнә шулай дип белдерде.

"Биредә бик яхшы мәйданчык, форумга чит илләрдән, Россия шәһәрләреннән, шул исәптән Татарстаннан вәкилләр җыелган. Без өстәмә күнекмәләр алабыз, яңа элемтәләр урнаштырабыз. Монда килгән кешеләргә кире әйләнеп кайту кызыклы булачак. Республикада кампуста катнашучыларны эшкә бик рәхәтләнеп алачаклар, чөнки алар җитди сайлап алу аша узган. Бу кампус Татарстанга талантлы лидерларны җәлеп итү мөмкинлеген бирә", - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

"Россия Саклык банкы" президенты, идарә рәисе Герман Греф IT өлкәсендә алдынгы булган башка төбәкләр дә булуын, әмма Иннополисның нәкъ менә Татарстанда булырга тиешлеге дөрес корылган гамәл икәнен ассызыклады. "Монда кундәшлеккә сәләтле Хөкүмәт бар, биредә идеяләрне чынга ашыра беләләр. Иннополис югары көндәшлеккә сәләтле IT-мәдәният үзәге булыр дип ышанам", - дип белдерде Греф.

РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау кампуста катнашырга теләге булган студентларның елдан-ел артуына игътибарны юнәлтте. Шунысы кызыклы: студентларның өчтән бере - гүзәл затлар. Мау ассызыклаганча, инглиз теле форумның эш теленә әверелгән, инглиз теленнән рус теленә тәрҗемә юк. Җәйге кампус "Казан" комплексында 12 көн дәвамында узачак. Бу Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте «академиясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак проекты, ул быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел традицион төстә кампуста катнашучы студентлар өчен кызыклы бай белем бирү программасы әзерләнгән, шулай ук төрле мәдәни чаралар планлаштырыла. Россиянең 27 төбәгеннән һәм 8 чит илдән 220 студент төрле лекцияләр тыңлаячак, алар өчен мастер-класслар, тренинглар уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International