Бүген Иннополис шәһәрендә Саклык банкы һәм Татарстан Республикасы арасында ике килешү төзелде: беренчесе - ислам финанславы өлкәсендә хезмәттәшлек турында, икенчесе - "Безналичный Татарстан" исемле. Килешүләрне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф имзалады.
"Безналичный Татарстан" килешүе республикада барлык өлкәләрдә акчасыз әйләнеш үсешенә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыруны күздә тота, үз эченә төрле шәһәрләрдә "Кәгазь акчасыз шәһәр" концепциясен тормышка ашыруны, "Татарстанда яшәүче карталары"н эшләү буенча проектны, шулай ук сәүдә-сервис предприятиеләрендә акчасыз түләү буенча инфраструктура проектларын ала. Бу килешү нигезендә Иннополиска аерым игътибар юнәлдереләчәк.
Икенче килешү төбәктә ислам финанславын үстерү өчен тәкъдимнәрне формалаштыру һәм өйрәнү буенча якларның үзара бәйләнешен күзаллый. Саклык банкы ислам финанславы секторы үсеше перспективаларын югары бәяли. Бу юнәлештә хезмәттәшлек Татарстанның социаль-икътисади үсешенә теләктәшлек итәчәк, дип саный Герман Греф.
“Без ислам банкингын куллану мәсьәләсендә беренче адымнарны ясыйбыз. Ислам дәүләтләре генә түгел, күп кенә Ауропа илләре дә әлеге механизмнардан файдалана. Чит илләрнең финанс базарларында билгеле бер авырлыклар булуын исәпкә алганда, бу яхшы корал. Ислам дөньясы белән яхшы элемтәләре булган республика һәм куәтле банк структурасы саналган Саклык банкы ил өчен бергәләп бик күп мөһим эш башкара алыр иде”, - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга килешүләрне имзалау тантанасыннан соң.
“Бүген без 8 айлык эш нәтиҗәсен күрәбез – декабрь аенда республикада “Безналичный Татарстан” экспериментын уздырачакбыз дип сүз куешкан идек. Бу республика җитәкчелеге өчен отышлы, чөнки ул реаль акча әйләнешен күрсәтә һәм бизнесны үтә күренмәле итә. Бу шулай ук Татарстанда яшәүчеләр өчен дә кулай, чөнки безнең өчен теләсә нинди акчалата әйләнеш зур чыгымнар сорый”, - дип билгеләп узды Герман Греф. Аның фикеренчә, бүген имзаланган килешүләр инновацияләрне кертү буенча тагын да активрак хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк.