Премьер-министр соңгы берничә елда ил җитәкчелегенең эчке эшләр органнарының матди-техник хәлен һәм хезмәткәрләрнең эш хакын арттыру буенча йөкләмәләре тормышка ашырылганны искәртте. Шулай ук республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән бөтен Россия өчен уникаль саналган участок уполномоченныйлары өчен йортлар төзү программасы гамәлгә ашырылу турында да белдерде.
ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин республика полиция автопаркын тулыландыруны чын бәйрәм дип атады. "72 автомобиль - Татарстан автопаркына җитди кертем. Мобильлелекне арттыру - федераль үзәк һәм республика җитәкчелегенең өлеше", - диде ул.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.