Казанның тарихи үзәгендә объектларны төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте, анда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерү - иң төп бурычларның берсе. Шәһәрнең тарихи үзәге – үзенчәлекле урын, дип әйтте ул, биредә иске шәһәр кыяфәтен саклап калу, традицияләр белән заманча архитектураны берләштерү мөһим.
Киңәшмәдә катнашучылар 13 объектның республика башкаласындагы архитектура һәм шәһәр төзелеше таләпләренә туры килүен тикшерделәр, аларның сигезе расланды, калганнары төзәтүләр кертергә җибәрелде. Проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.
Лобачевский урамындагы бина проекты төзәтмәләр белән расланды. Рөстәм Миңнеханов бинаның өске өлешен, катлар санын киметъ өчен, үзгәртергә тәкъдим итте.
Алдан инде каралган Мөштәри-Ульянов-Ленин урамнарындагы төзелеш проекты буенча янә кисәтмәләр яңгырады, алар катлар санына һәм биналарның тышкы кыяфәтенә карый. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, биналарның катлар саны киметелсә дә, проект иске урамдагы элеккеге төзелмәләр белән каршылыкка килә. Ул комплекс, тарихи төзелмәләр белән туры килсен өчен, биналарның тышкы бизәлешен үзгәртергә, архивтан биредәге йортлар проектларын сорап алырга тәкъдим итте. “Мондый карарлар кабул иткәндә, битараф булу дөрес түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без тарихи үзәкне саклау өчен җавап бирәбез”.
Мәскәү урамындагы ЦУМ бинасы хуҗасы сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта сәүдә рәтләре өчен янына бина төзү һәм парковка ясауны тәкъдим итте. Киңәшмәгә реконструкциянең ике варианты чыгарылды. Катнашучылар заманча материаллар кулланып төзү каралган вариантны расладылар.
Бауман урамы, 33 объекты – сәүдә һәм кунакханә оештыру өчен каралган биш катлы бина – расланды.
Рөстәм Миңнеханов Островский урамындагы 7 катлы бина проектын яңадан карарга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, шәһәрнең бу өлешендә күп катлы һәм масштаблы төзелеш урынсыз.
Киңәшмәдә катнашучылар Тукай урамы, 88 адресындагы өч катлы кунакханә проектын расладылар. Проект буенча Иске Татар бистәсенә гадәти булган агач белән тышланган йорт төзү каралган.
Моннан тыш, Профсоюзная урамы, 34 адресындагы объектны реконструкцияләү расланды, хуҗа түбә мәйданын арттыруны һәм биредә урнашкан башка биналар белән биеклеге буенча тигезләүне тәкъдим итте.
Нариманов урамындагы сәүдә-административ бина проекты шулай ук расланды.
Шулай ук Производственная урамындагы “Нәфис” компаниясенең яңа корпусы проекты да хупланды. Биредә яңа производство линиясе урнашачак. Объект, экспертлар советы алдан билгеләгән кисәтмәләрне кертеп, эшләнгән.
Рөстәм Миңнеханов Кави Нәҗми урамындагы “Солнце” лицеена кушып бина төзү проектын уңай бәяләде.
Петербург, Әйдинов – Тихомирнов урамнарындагы объектлар шулай ук яңадан каралды һәм киңәшмәдә катнашучылар аларны раслады. Әлеге объектларда катлар саны киметелде.
Һади такташ урамындагы 10 катлы бинаны Рөстәм Миңнеханов тәнкыйтьләде. Ул әлеге проект буенча караны соңрак кабул итәргә тәкъдим итте, һәм бу микрорайонда биек биналар төзүне хупламавын искәртте.