Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында алкоголь базарындагы ситуация буенча фикер алыштылар

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышы уздырылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразыев хәбәр иткән

күрсәткечләргә караганда, 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 180 мең литрдан артык легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган. 2014 ел йомгаклары буенча 200 мең литр әйләнештән алынган булган. 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстанга фальсификат кертүнең 7 каналы ябылган, алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә 81 җинаять һәм 3 меңләп хокук бозу ачылган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе беренче яртыеллыкта 250 мең тикшерү уздырган, шул исәптән 238 меңе автотранспорт берәмлегендә.

Алкоголь белән агулану очраклары республикада җитди проблема булып кала. 2015 елның беренче яртыеллыгында 670 алкоголь белән агулану беркетелгән, бу 2014 елның шул чорына караганда 52 очракка ким. Шуңа да карамастан, үлем очраклары күбрәк: 2014 елның беренче яртыеллыгында 155 очрак беркетелсә, 2015 елның шул чорында – 185. Яшүсмерләр арасында үлем очраклары арткан – 4 тән 9 га кадәр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу статистикада җитди дәвалауны һәм оператив катышуны таләп итә торган каты авыруларны да исәпкә алырга кирәк.

Ялган алкоголь сатуга каршы көрәшнең бер төре – Татарстанда легаль продукция ярдәмендә аны этеп чыгару. Бу юнәлештә «Татспиртпром» ААҖ зур эш алып бара, районнарда үз продукциясен сәүдә предприятиеләрендә сатуны тәэмин итүне яхшыртты.

Әмма легаль продукция базарына фальсификат һәм төрле спиртлы продукция – лосьоннар, эремәләр сату нык басым ясый. Аптекаларда медицина спирты, антисептик эретмә сату очраклары ачыкланды. Аерым алганда, Кукмара районында «Аптека плюс» һәм Лениногорск районында «Фарм плюс» предприятиеләре җитәкчеләре административ җаваплылыкка тартылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белдергәнчә, хокук саклау органнары легаль булмаган алкоголь продукциясе сату буенча эшләрне реаль төрмә сроклары билгеләү белән тәмамларга тиеш.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов дәүләт хакимияте органнарына җәмәмгатьчелекне легаль булмаган алкоголь продукциясе сату өлкәсендәге бурычларны үтәүгә җәлеп итәргә өндәде, бу гамәлләрне «Халык инспекторы» проекты кысаларында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозуга бәйле көрәш рәвешендә алып барырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, легаль булмаган алкоголь продукциясен тарату криминаль структураларны финанс белән тәэмин итү чарасы булып тора, республика хакимият органнарының, контроль органнарның һәм муниципалитетларның бурычы – базарны тулысынча үтә күренмәле- ачык итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International