Рөстәм Миңнеханов митрополит Анастасийга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы йортында Сембер һәм Яңа Спас митрополиты Анастасийга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.  

Искәртәбез, элегрәк Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Россия православие чиркәвенең Изге синоды карары белән Сембер һәм Яңа Спас (Ульяновск өлкәсе) митрополиты итеп билгеләнгән иде.

Рөстәм Миңнеханов митрополит Анастасийга республикада рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә, диниара һәм милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Митрополит рухани булып эшләгән барлык чорда (26 ел) Татарстанда гамәлдәге храмнар саны күп мәртәбәләр артты – 15 тән 467 гә кадәр, шуның белән бергә руханилар саны да артты (350 дән артык кеше).

«Бергәләп эшләгән эшебез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Минемчә, Татарстандагы тотрыклылыкта Сезнең дә өлешегез бик зур. Татулык булмаса, диннәр арасында конструктив багланышлар булмас иде, мөгаен, бу уңайлы тормыш та булмас иде», - диде ул.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ышаныч белән белдергәнчә, яңа хезмәт итү урынында митрополит Анастасий миссиясен лаеклы дәвам итәр. «Ульяновск өлкәсекүршебез дә, бу регионны безнең  республика белән электән килгән һәм төрле тармаклардагы нык элемтәләр дә бәйли», - диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов митрополит Анастасийга рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә, диниара татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International