Марат Сафиуллин: 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан территориясендә салым органнары алып бара торган керемнәр 206,7 млрд. сум, ягъни 7,8%ка үсеш тәшкил итте

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Марат Сафиуллин: 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан территориясендә салым органнары алып бара торган керемнәр 206,7 млрд. сум, ягъни 2014 елның шушы чоры белән чагыштырганда 7,8%ка үсеш тәшкил итте (2014 елда – 191,7 млрд. сум). 
Бүген бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә барлык  муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды һәм 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларына һәм 2015 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. 
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.    
Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 83,9 млрд. сум кергән, үсеш 3,5% (2014 елда- 81,1 млрд. сум). 
Табышка салым буенча салым базасы 2015 елның беренче яртыеллыгында 116,4 млрд. сум тәшкил итә, үсеш 49,1%ка (2014 елның шул чорында - 78,1 млрд. сум). 
2015 елның беренче яртыеллыгында табышка салым килере - 36 млрд. сум, үсеш 8,8% (2014 елның шул чорында - 33,1 млрд. сум). 
Татарстан территориясендә салым органнары алып бара торган керемнәрнең килере бюджетлар киселешендә түбәндәгечә: Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына - 83,9 млрд. сум, ягъни 41% (2014 елда 81,1 млрд. сум), федераль бюджетка - 122,8 млрд. сум, ягъни 59% (2014 елда - 110,6 млрд. сум). 
2015 елның беренче яртыеллыгында компанияләрнең исәпләнгән зыяннары суммасы 30,1 млрд. сум тәшкил итте, үсеш 18%, ягъни 4,6 млрд. сум (2014 елда - 25,5 млрд. сум). Төп факторлар - гамәлдәге производстволарны модернизацияләүдә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, кулланучылар ихтыяҗы кимү, нефтькә бөтендөнья базарларында бәяләр кимү, банк процентлары зураю


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International