Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә Ветераннар берләшмәсенең урындагы оешмаларын җәлеп итәргә тәкъдим итте
2010 елның 30 гыйнвары, шимбә
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту мәсьәләсенә Ветераннар берләшмәсенең урындагы оешмаларын җәлеп итәргә тәкъдим итте. Бүген бу турыда ул торакны кулланышка кертү һәм капиталь ремонт ясау буенча республика киңәшмәсендә әйтте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәт бинасында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Ветераннарны торак белән тәэмин итү һәм торак шартларын яхшырту мәсьәләсе турында доклад белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады. Ул шуны хәбәр итте: Россия Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан 2005 елның 1 нче мартына кадәр учетка баскан, ярдәмгә мохтаҗ булган барлык сугыш ветераннарны 2010 елның 1 нче мартына кадәр торак белән тәэмин итү бурычы куелды.
Моннан тыш, федераль закончылыкта үзгәрешләр булу сәбәпле, үз торак шартларын яхшырту мөмкинлеген билгеләнгән датадан соң (2005 елның 1 нче марты) торакны яхшырту буенча учетка баскан ветераннар да алдылар.
Шулай итеп, 2006 елдан Татарстанда үз торак шартларын 1581 ветеран (һәм бу категориягә туры китерелгән затлар) яхшырткан, шул исәптән 2009 елда – 1395 ветеран.
Әлеге максатларга федераль бюджеттан бирелгән субсидияләрнең тулаем күләме 2 млрд. 1 млн. сум тәшкил итә.
Соңгы мәгълүмат буенча, торакны алу өчен,реестрда тагын 217 ветеран тора, шулардан 199ы белдерүләр алды инде. 199 кешедән 99ы социаль ипотека буенча торак шартларын яхшыртырга уйлады, 100 кеше, үз торак шартларын яхшырту өчен, фатирларны үзлектән табарга булды (аларның барысы да 2005 елның 1 нче мартына кадәр учетка басты).
Федераль закончылыкта үзгәрешләр булу сәбәпле, үз торак шартларын яхшырту мөмкинлеген 2005 елның 1 нче мартына кадәр учетка баскан ветераннар да алды (327 номерлы федераль закон), дип хәбәр итте Айрат Шәфигуллин. Торак яхшырту буенча учетка бастыру ветераннар керемнәрен исәпкә алмыйча башкарыла.
Шулай итеп, Татарстанда учетка 2005 елның 1 мартыннан соң 5770 сугыш ветераны басты.
Айрат Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, социаль сораштыру шуны күрсәткән: ярдәмгә мохтаҗ булган ветераннарның 31 % ы социаль ипотека программасы буенча үз торак шартларын яхшыртырга, 23 % ы субсидияне алырга һәм аны булган йортны рекострукцияләүгә юнәлтергә ниятли, 4 % ы әле карарга килмәгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз