Казанда Матбугат йорты бинасы төзекләндерелүдән соң ачылды

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда элеккеге Матбугат йорты төзекләндерелүдән соң, кабат ачылды, ләкин башка сыйфатта − анда хәзер “Ногай” кунакханәсе һәм татар китаплары кибете булачак.

Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган мәдәни мирас объектларын саклау буенча актив эшчәнлекнең тагын бер уңай нәтиҗәсе буларак Казанда гамәлгә кергән әлеге кунакханә комплексында 167 номер урнашкан. Алар эконом-класстан алып бизнес-класска кадәр. Шулай ук бина эчендә 2 ресторан, спорт белән шөгыльәнү өчен җиһазландырылган зал да бар. Моннан тыш, 270 машиналык күпкатлы “Барабус” паркингы булдырылган. Бинаны үзгәртеп коруга 1,2 млрд сум күләмендә акча тотылган.

Кунакханә ачылу тантанасына кадәр Рөстәм Миңнеханов әлеге бинада урнашкан татар китабы кибетен карады. Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин кибетнең киләчәккә булган планнары белән таныштырды. Шулай ук ТР лидерына татар телендә китаплар да бүләк ителде. Китап кибетеннән тыш, Муса Җәлилнең шәхси өстәле һәм китап шкафы да Рөстәм Миңнеханов хозурына тәкъдим ителде. Алар “Ногай” кунакханәсе залына керә торган җирдә урнаштырылган. Килешү нигезендә, ТР Язучылар берлеге белән китап нәшриятына зал бүлеп биреләчәк. Шул рәвешле, анда мәдәни чаралар үткәрергә мөмкин булачак. Әлеге зал Кол Гали, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Туфан Миңнуллин һәм татарның башка бөек каләм ияләре әдипләре портретлары белән бизәлгән.

Тантана Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин  укылышында Г. Тукайның “Шагыйрь” шигыре белән ачылды. 

“Бу бина бик матурайды, элеккеге хәленә кайтарылды һәм элек булган мөмкинлекләр кабат ачылды, - дип сүзен башлады Рөстәм Миңнеханов. – Кыска гына вакыт эчендә әлеге бинаны тәртипкә кертә алуыгыз өчен рәхмәт. Иске әйберне төзекләндерүгә караганда, яңасын төзү җиңелрәк. Монда Муса Җәлил һәм башка әдәбият аксакалларының рухы сакланган. Бина куелган бурычларны үтәр, кунаклар әлеге шәхесләр хакында белә алыр дип ышанасы килә. Республикада тарихи үзенчәлекләрне саклап калу өчен күп нәрсә эшләнелә”, - диде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Рөстәм Миңнеханов кунакханә комплексына Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең портретларын бүләк итте. “Бу — татар халкын таныткан шәхесләр һәм без аларны һәрвакыт истә тотарга тиеш. Аларның тарихы — безнең тарих”, - диде ул һәм элеккеге Матбугат йорты бинасын кунакханә итеп төзекләндерүдә катнашучыларга рәхмәт әйтте.

ТР халык шагыйре Роберт Миңнуллин Матбугат йортының язучылар, аеруча да аның чоры әдипләре өчен мөһим булуын әйтте. “Бу безнең өчен зур бәйрәм, мин аны тарихи вакыйга дияр идем. Әлеге бинаны татарча белгән һәм укыган барлык кешеләр дә белә иде”, - диде ул. Алексей Толстой, Виктор Ардов, Валентин Катаев, Павел Финн, Лев Ошанин, Самуил Маршак, Александр Фадеев, Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәрим һ.б. танылган шәхесләрнең Матбугат йортында булуларына да басым ясады.

“Әлеге диварлар хәзер дә аларның рухын саклый. Матбугат йорты матур кыяфәткә кергән, кунакханә рәвешен алган. Һәр кунакханәнең үз йөзе, үзенчәлеге булырга тиеш, шуңа да бу кунакханәне мин музей рәвешендә күрәм, - диде Роберт Миңнуллин. - Әмма аның башка музейлардан аерылып торуы шарт. Татарстан китап нәшриятының да, Язучылар берлегенең дә үз музейлары юк. Кунакханәдә моның өчен аерым бүлмәләр дә кирәкми, аның заллары, бүлмәләре бик күп. Кунакханәнең эчендә дә, тышында да татар әдипләре өчен урын табылыр һәм безнең матбугат йорты халыкка хезмәт итәр дип ышанам”, - дип, бу бинага багышланган шигыреннән өзек укыды.

Рөстәм Миңнеханов та бу фикерне хуплап: “Әлеге комплексның үзенчәлеге безнең мәдәниятне чагылдыруда булырга тиеш. Холлар, заллар, ресторан да шул стильдә эшләнелсә әйбәт булачак. Экспонатларның сакланышын тәэмин итү хакында да уйланырга кирәк”, - дигән йөкләмә бирде ул комплекс директоры Виталий Большаковка.

Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР парламенты депутаты Разил Вәлиев, Казан мэры Илсур Метшин, ТРның туризм буенча комитет җитәкчесе Сергей Иванов, республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, язучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International