Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков “Татнефть Арена” га транспорт йөрешен тикшерү буенча ведомствоара өйрәнүләрдә катнашты
2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татнефть Арена” спорт комплексына Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылыш һәм ябылу тантанасын уздыру вакытында транспорт йөрешен тикшерү буенча ведомствоара өйрәнүләрдә катнашты.
Шулай ук өйрәнүләрдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Ибраһимов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыров катнашты.
Өйрәнүләр барышында Чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантанасын уздыру урынына ФИНА төркеме вәкилләрен һәм спортчыларны транспорт белән йөртү, шулай ук объект территориясендә автобусларның күчеш логистикасы үзләштерелде. Барлыгы 42 автобус катнашты.
Илдар Халиков өйрәнүләрне оештыручылар белән кунакларның чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантанасына килү тәртибе, автобусларның тукталу схемасы, шулай ук машиналарның шәһәр буенча йөрү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Кунакларны тантанадан соң кунакханәләргә озата башлаганда да аерым проблемалар килеп чыгарга мөмкин, дип өстәде Премьер-министр. Ул бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кушты.
Транспорт белән проблемалар калган тамашачылар – казанлылар һәм башкала кунаклары белән дә булмаска тиеш, дип ассызыклады Илдар Халиков.
“Спортчылар һәм ФИНА төркеменнән тыш монда 4,5 мең гади тамашачылар булачак. Без кешеләрне автомобильләрен өйдә калдырырга чакырабыз икән, ул чакта алар тантанадан соң каршылыкларсыз өйләренә кайтып җитү өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк”, - дип билгеләде Илдар Халиков.
Кабат өйрәнүләр 22 июльдә узачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз