2014-2015 нче елларда Төбәкара клиника-диагностика үзәге объектларына капиталь ремонт программасы кысаларында башкарылган эшләргә ачыклык кертсәк, мәйданы 22 мең 300 кв. м булган корпусларны җылытып, өскормалы вентиляцияләнүче фасад монтажланган - бу энергия нәтиҗәлелеген арттыруга һәм энергия ресурсларын перспективалы экономияләү һәм косметик ремонтка чыгымнарны бетерү өчен, әйләнә-тирә мохитне тышкы йогынтылардан саклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Баш кан тамыры үзәгенә керү юлында ашыгыч ярдәм каретасын кабул итү өчен пандус һәм өскорма куелган. “А” блогында беренче катта көтү зонасына капиталь төзекләндерү үткәрелгән, санузеллар реконструкцияләнгән. Мәйданы 1860 кв. м булган туклану блогына (“Д” блогы) капиталь ремонт үткәрелгән. Бик таушалган 5 лифт алмаштырылган. 350 кВт егәрлеккә ия өзеклексез электр энергиясе белән тәэмин итүнең өченче бәйсез чыганагы монтажланган.
Иң элек, Рөстәм Миңнеханов “Д” корпусындагы туклану блогында үткәрелгән капиталь ремонт белән танышты, менюда тәкъдим ителгән ризыкларны карап чыкты. Алга таба ТР лидерына хастаханәнең дәвалау-диагностика казанышлары презентацияләнде, шулай ук Татарстанда сәламәтлек саклау тармагын үстерү юнәлешендә ниятләнгән планнар турында сөйләнде. Сергей Иванов үзәк эшчәнлегендәге өстенлекле саналган медицина туризмы үсеше турында бәян итте.
Капиталь ремонтка 193,4 млн сум акча сарыф ителгән. Рөстәм Хәйруллин ассызыклаганча, хастаханәдә капиталь ремонт буенча башкарылган эш республика Президенты һәм Хөкүмәтенең әлеге учреждениегә җитди игътибары булуын дәлилли. “Барлык реконструкцияләр дөньяда гамәлдә булган яңа концепцияне гамәлгә ашыруны чагылдыра: тулы бер хәрәкәт бар – “сәламәтлек сәламәт затлар өчен”, аның кысаларында клиникалар мәрхәмәтле, ягымлы булырга тиеш. Бүген Төбәкара клиника-диагностика үзәге шушы юнәлештә хәрәкәт итә, без стационар дәвалануда булган пациентлар өчен генә түгел, “профилактикадагы” пациентлар өчен дә уңайлы шартлар тудырабыз. Әйтик, бу үзәктә шушы юнәлешне тормышка ашыручы сырхауханә булдырылды. Пациентларга уңайлы булсын өчен, дүрт регистратура хезмәт күрсәтә, ягъни бу озак чиратлардан арындыра. Сырхауханәдә югары технологияле диагностика ысуллары да бар”, - дип белдерде Рөстәм Хәйруллин.
Гадел Вафин ассызыклаганча, хастаханәнең кайбер бүлекләренең җиһазларын яңартуда берникадәр проблемалар бар. Аның әйтүенчә, клиникадагы җиһазлар, җайланмалар шактый интенсив кулланылганлыктан бик таушала. Хастаханә 2006 нчы елда җиһазланган булган. 2008 нче елда 156 берәмлек җиһазга техник ремонт ясалган булса, 2015 нче елда 442 берәмлек җайланманы төзекләндерү зарур. Кызганычка каршы, бу чыгымнарга акча елдан-ел азрак, ди министр. “Тулаем алганда, клиниканың халык арасында абруе зур. Пациентлардан килгән 1700 мөрәҗәгатьнең 13е генә тискәре характерда, калганнары уңай фикерне чагылдыра. Бүген Татарстан – күрше субъектларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча Россиянең алдынгы 5 төбәге сафында”, - дип белдерде Гадел Вафин.
Рөстәм Миңнеханов берникадәр канәгатьсезлек белдереп, мондый югары технологияле клиникаларның мөстәкыйль төстә акча эшләп, үз җиһазларын яңарту мөмкинлекләрен табарга тиешлегенә ишарәләде. “Әгәр үзегез шул җиһазларны акча эшләү юлына бастырмасагыз, тузган саен яңаны алудан ни мәгънә?” – диде Татарстан лидеры. “Мәҗбүри медицина иминияте тарифы төрле чыгымнар җыелмасын үз эченә ала, һәм әлегә алар инвестицион сыйфатка ия түгел. Республикада һәм илдә клиникалар җиһазларының һәрвакыт яңартылып торуына мохтаҗ”, - дип җавап бирде Рөстәм Хәйруллин.
Сергей Иванов республикада медицина туризмын үстерү юнәлешендә эш алып барылачагы турында әйтте һәм бу проектның өстенлекле якларын презентацияләде.
Ел саен хастаханәдә 100 меңнән артык пациент тикшеренү узып дәвалана, 6500 гә якын хирургик операцияләр ясала, аларның 1200е - кардиохирургик һәм 900е - нейрохирургик, 1300 операция кан тамырларына уздырыла. Операцияләрнең 80 проценты план нигезендә ясалса, 20 проценты кичектергесез операцияләргә туры килә. Ел саен үзәккә медицина ярдәме сорап, Россия субъектларыннан, якын һәм ерак чит илләрдән 2 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә.