Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина академиясе ректоры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Камиль Зыятдинов вафаты сәбәпле некролог имзалады.
«Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә, - диелә некролог текстында. - 2015 елның 16 июлендә 65 яшенә чыккач, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Камиль Зыятдиновның гомере вакытсыз өзелде.
Камиль Шәһретдин улы Зыятдинов 1951 елның 10 июлендә Татарстан АССР Буа районының Әлки авылында туган. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач (1978 елда) врач-хирург, травматолог һәм Буа үзәк район поликлиникасы мөдире булып эшли. 1984 елда ул Казанның 20 нче шәһәр клиникасы баш табибы итеп билгеләнә, 1989 елда –Казанның 18 нче шәһәр клиникасы баш табибы итеп.
1994 елда Камиль Зыятдинов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкли башлый. Аның җитәкчелегендә Татарстанда яңа медицина технологияләрен гамәлгә кертү һәм республика сәламәтлек саклау өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү буенча күп санлы проектлар гамәлгә ашырыла, табиб амбулаторияләре һәм тәүлек буена эшләүче ашыгыч медицина постлары челтәре үсеш ала, медицина персоналын өзлексез рәвештә һөнәргә өйрәтүнең бердәм системасы булдырыла, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән хезмәттәшлек урнаштырыла. Камиль Зыятдинов өчен тормышта иң мөһиме һәрчак кешеләрне кайгырту, медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин һәм гарантияле булуын тәэмин итү булды.
2007 елда Камиль Зыятдинов Казан дәүләт медицина академиясе ректоры итеп сайланды. Ректор вазыйфасын үтәгән елларында медицина белеменә яңа мәгълүмат һәм инновацион технологияләр актив кертелде, Академиянең матди-техник базасы ныгыды.
Камиль Шәһретдин улының хезмәт юлында фән зур урын алып торды. Ул – сәламәтлек саклауның оештыру проблемаларына, кеше сәламәтлегенә социаль, икътисадый һәм экологик факторларның йогынтысына һәм аларны яхшырту юлларына багышланган 250дән артык фәнни эш авторы.
Сәламәтлек саклау үсешенә керткән зур өлеше өчен Камиль Зыятдинов Россия Федерациясендә дә, чит илләрдә дә медицина җәмәгатьчелегенең ихтирамын казанды. Ул Халыкара мәгълүмат академиясе, Медик-техник фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия медицина җәмгыте президиумы әгъзасы, Гуманитар фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты иде.
Аның хезмәт казанышлары күп санлы дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән билгеләнде.
Камиль Шәһретдин улы Зыятдиновның тормыш юлы зур ихтирамга лаек. Профессионализм һәм зирәк акыл, инициатива һәм иҗат активлыгы аны сәламәтлек саклау өлкәсендәге катлаулы һәм олы бурычларны хәл иткәндә барлык эш урыннарында да югары күтәрде.
Камиль Шәһретдин улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланыр».
Некрологка Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шаймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзатуллов имза салган.