Бүген Чаллыга эш визиты белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде. “Бигеш” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытылча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Эш визиты кысаларында Михаил Бабич Рөстәм Миңнеханов белән бергә ИФОнда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча киңәшмә уздырырга планлаштыра. Анда газ заправкалары инфраструктурасының торышы һәм алга таба перспективалары, федераль һәм региональ дәрәҗәдә кабул ителгән чараларның сыекландырылган газда эшләүче техника җитештерүне стимуллаштыруга йогынтысы турында сүз барачак. Киңәшмәдә катнашучылар табигать газын кулланучы автомобильләрне серияле рәвештә чыгаруны оештыру һәм пассажирлар йөртүдә, шул исәптән таксиларда да, газ-мотор техниканы файдалану турында сөйләшәчәкләр.
Моннан тыш, Россия Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле планнарында газ-мотор техника экспозициясен карау һәм “КАМАЗ” заводы мәйданнарында әлеге техниканы җитештерү барышы белән танышу бар.