Татарстан Республикасы төзелеш объектларында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2015 елның 1 июленнән 14 июленә кадәр хезмәтне саклау өлкәсендә 83 хокук бозу ачылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, республикада 2015 ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 641 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 12 млн. 999 мең сумга 391 карар чыгарылган.
«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешмның 587 әгъзасына тикшерү уздырылган. Ел башланганнан бирле хезмәтне саклау нормаларын бозган өчен 210 оешма дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 2 айга кадәр чорга 125 таныклыкның гамәли вакыты туктатып торылган, 28 таныклык бөтенләй гамәлдән чыгарылган.