Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Красноярскка килде

2015 елның 18 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2015 елның18-19 июле) эш сәфәре белән Красноярскка килде.

«Емельяново» (Красноярск) аэропортында Рөстәм Миңнехановны Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский һәм Красноярск шәһәре мэры Әдхәм Акбулатов каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренең төп максаты – 2015 елгы XV федераль Сабантуенда катнашу, ул Красноярскта 18 июльдән алып 19 июльгә кадәр уза.

Красноярскта вакытта Рөстәм Миңнехановның Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский белән рәсми очрашуы планлаштырыла.

Татарстан Республикасы делегациясе сотавында – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International