Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бурятиягә килде. Улан-Удэ шәһәрендәге «Байкал» халыкара аэропортында аны республика башлыгы Вячеслав Наговицин каршы алды.
Ике көнлек визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов регион җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырырга, шулай ук татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашып сөйләшергә ниятли.
Аерым алганда, иртәгә, 2015 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Бурятия Республикасы башлыгы Вячеслав Наговицин белән очрашачак. Әлеге очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Бурятия Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов планнарында – «Байкал урман компаниясе» ААҖ Ильинка агач эшкәртү комбинатын карау, шулай ук татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу.