Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 9нчы сыйныф укучыларының математика һәм рус теле буенча төп дәүләт имтиханыннан уртача билгесе түбәнәйгән
2015 елның 21 июле, сишәмбе
Быел Татарстанда 9нчы сыйныф укучыларының 8 фән буенча төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, яхшырак. Аерым алганда, физика, химия, биология, информатика, немец теле, җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан уртача билге арткан.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Ул китергән саннарга караганда, быел математикадан уртача билге – 3,68. Былтыр әлеге сан югарырак булып, 3,80 тәшкил иткән. Укучыларның 2,19 проценты, ягъни 750 кеше, минималь бусаганы үтә алмаган. Былтыр андыйларның саны 10га кимрәк булган.
Рус теле буенча да уртача билге, узган ел белән чагыштырганда, түбәнәйгән: 4,3тән 4,04кә калган. 9нчы сыйныф укучыларының 1,15 проценты (394 чыгарылыш) әлеге имтиханнан канәгатьләндерерлек билге алмаган.
Шул ук вакытта дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучыларның 1249ы (3,6 процент) рус теленнән имтихан биремнәрен 100 процент үтәп, иң югары балл алуга ирешкән.
Уртача билге тарихтан (3,90нан 3,47гә) һәм француз теленнән (4,11дән 4,09га) дә кимегән. Инглиз теле буенча уртача күрсәткечләр исә узган ел дәрәҗәсендә калып, 4,44не тәшкил иткән.
ТР мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, быел төп дәүләт имтиханнары 133 пунктта үткәрелгән. Алар оффлайн режимда эшли торган видеокүзәтү системалары һәм мелаталлэзләгечләр белән беренче мәртәбә җиһазландырылган булган.
“Безнең максат – төп дәүләт имтиханнарын мөмкин кадәр объектив үткәрү. Киләчәктә һәр муниципаль берәмлектә, һәр белем бирү оешмасында бу эшне системалы рәвештә башкарырга ниятлибез” – дип билгеләп узды Энгель Фәттахов үзенең чыгышында.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз