Рөстәм Миңнеханов белән Олег Добродеев "Татарстан" ДТРКнең яңа аппарат-студия комплексын карадылар

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе ФДУП генераль директоры Олег Добродеев белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе ФДУП җитәкчелегенә Казандагы 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм уздыру буенча чараларны сыйфатлы чагылыдрулары өчен рәхмәтен һәм алга таба да хезмәттәшлек итәргә теләк барлыгын белдерде.

Олег Добродеев, үз чиратында, билгеләгәнчә, Казан күз алдында уңай якка үзгәрә, илнең иң матур һәм туристларны җәлеп итүче шәһрләрнең берсенә әверелә. Шуннан ул Рөстәм Миңнехановка "Татарстан" ДТРКдә булдырылган яңа аппарат-студия комплексы турында сөйләде һәм яңа студия павильонын карарга чакырды. 

"Татарстан" ДТРКдә Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Добродеев яңа студияне һәм андагы яңа җиһазларны карадылар, журналистлар белән аралаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов студиядә күргәннәре белән уртаклашты. "Биредә мондый заманча студия күрермен дип уйламаган идем, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу космос! Гомумән, сезнең эшегез - бик мөһим, шул исәптән хакимият структуралары өчен дә. Иң әһәмиятлесе - гражданнарга мәгълүматны дөрес җиткерә алу мөмкинлеге. Биредә мин журналистлар эшенә, тапшыруларга һәм материаллар әзерләүгә искиткеч мөмкинлекләр күрәм. Әйе, без мондый күркәм заманча студия белән горурлана алабыз". 

"Бу тулысынча яңадан җиһазланган компанияләрнең кырыгынчысы, - дип белдерде Олег Добродеев. - Ләкин билгеләп үтәм, бу компания үзенчәлекле. Безнең өчен Татарстан телевидениесе һәм безнең Казандагы филиалыбыз - иң яраткан филиалларның берсе. Һәм минем Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтәсем килә, чөнки Татарстан - республика җитәкчелеге һәм ДТРКнең бергәләп шундый зур проектларны гамәлгә ашыра алуның уңай үрнәге. Аерым алганда, әлеге үзәкне төзү дә, аны техник яктан яңадан җиһазландыру да уртак финанслау аша башкарылды. Нәтиҗәдә бүген безнең Россиядәге иң заманча, эффектив комплексларның берсе бар".

Искәртик, "Татарстан" ДТРК территориясендә кыска вакытта яңа студия павильоны төзелде, файдалы мәйданы - 358 кв. м. Төзелешкә "Татарстан" ДТРКнең үз акчалары һәм бюджет чаралары да сарыф ителде. Төзелешне «Строй-КАМ-Ремонт» ҖЧҖ алып барды. 

Радиотапшыру өчен цифралы җиһазлар федераль максатчан программа буенча алынды. Радиотапшыру комлпексында ике эфир студиясе, аппарат бүлмәсе, тавыш монтажы станцияләре, журналистлар өчен эш урыннары бар. Телевизион комплексның цифралы җиһазлары 2014 елда алынды 138,9 млн. сумга. Комплекста студия блогы, аппрата-программа блогы, машина залы, дүрт монтаж станциясе, журналистлар өчен эш урыннары бар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International