Искәртәбез, Буага Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районыннан килде.
Буада Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы 140 урынлык «Светофорик» балалар бакчасын (Заһретдинов ур., 18) ачу тантанасында катнашты. Ике катлы бу бинада музыка һәм физкультура заллары, методика һәм медицина кабинетлары, процедура кабинеты, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе урнашкан, территориядә спорт уеннары мәйданчыгы да бар, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгы да корылган (гомуми мәйданы 310 кв. м).
Рөстәм Миңнехановка мәктәпкәчә яшьтәге балаларга өстәмә белемнәр бирү: сынлы сәнгать, интеллектуаль, музыкаль һәм бию сәләтләрен үстерү турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар яңа бинаны карап чыктылар. Бу мәктәпкәчә балалар учреждениесе турында «Светофорик» балалар бакчасы мөдире Гөлнара Рәхмәтуллина сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңа балалар бакчасын ачу – район өчен әһәмиятле вакыйга. Ул искәрткәнчә, 2014 елда республикада 56 балалар бакчасы ачылса, 2015 елда инде 76 балалар бакчасы ачу планлаштырыла. «Иң мөһиме, балалар канәгать калсын», - диде ул.
Буага эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов районның җитештерү предприятиеләренең берсендә булды.
Аерым алганда, бу - Буада ит продукциясе җитештерү, саклау һәм эшкәртү цехы (Гагарин ур., 33). «Авангард» ҖЧҖ («Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ) эшчәнлеге турында предприятие җитәкчесе Николай Курчаткин сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ эшчәнлегенең бу юнәлешен уңай бәяләде һәм аның җитәкчелегенә яңа производстволар булдырганнары өчен рәхмәт белдерде, шул исәптән «басудан кибеткә кадәр» юнәлешендә дә. Бу беренче чиратта өстәмә бәяләр, яңа эш урыннары, шулай ук продукциянең гарантияләнән сыйфаты, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Буа районында хәзерге заман предприятиесе эшләтеп җибәрелде, - дип белдерде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. – Сездән яңа проектлар көтәбез һәм уңышлар телибез».