Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының фәнни җәмәгатьчелеге белән очрашты

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы  фәнни җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды.

Россия Фәнни оешмаларының федераль агентлыгы ведомтсовсындагы республикадагы фәнни учреждениеләр челтәрен реформалаштыру мәсьәләләре турында сүз барды.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән министры – эш төркеме җитәкчесе Энгель Фәттаховның фәнни учреждениеләрне реформалаштыру барышы һәм хәл итү юлларын эшләү турындагы чыгышын тыңладылар.

Россия Федерациясе Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәген реформалаштыру 2016 елда тәмамлануы билгеләп үтелде.

Бүгенге көндә үзәкнең төп бурычлары – фундаменталь һәм фәнни-практик тикшеренүләр буенча республика системасында максималь рәвештә катнашу һәм Татарстан Республикасының  вузлар үзәкләре белән багланышта булу.

Очрашуда катнашучылар фикеренчә, бөтен мәсьәләләр буенча уйланган карарлар кабул ителергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов, РФА Казан фәнни үзәге рәисе, А.Е.Арбузов ис. органик һәм физик химия институты директоры, Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Олег Синяшин, ТР  Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев һәм башкалар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International