Рөстәм Миңнеханов Казанда Покровский кафедраль соборын реконструкцияләүдә ярдәм күрсәтәчәк

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русь Митрополиты Корнилий белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында барлык диннәргә дә ихтирамлы мөнәсәбәт хөкем сөрә. «Безгә сезнең кешеләрне мәрхәмәтлелеккә, өлкәннәрне хөрмәт итүгә, зур нык гаиләләр коруга өндәвегез ошый», - диде ул. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, соңгы очрашудан соң ел ярым вакыт узган, шул вакыт эчендә күп кенә мәсьәләләр буенча алга китеш бар.

«Һәркемнең үз язмышы, тарихы. Россия шуның белән көчле, безнең илдә кешеләр ата-аналарыннан күчкән динне тота алалар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Митрополит Корнилий Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга республика җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россиянең иске обрядчыларына соңгы йөз елдагы иң тыныч заман килде.

Россия православие чиркәве белән мөнәсәбәтләрне Митрополит Корнилий «әйбәт күршеләрнеке кебек» дип атады. Аның сүзләренчә, Татарстанда бүген берничә мең иске обрядчы яши һәм биш приход эшли.

Митрополит Корнилий Рөстәм Миңнехановтан Казандагы Покровский кафедраль соборын реконструкцияләүдә ярдәм сорады. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үз чиратында соборны ремонтлауда ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде һәм собор архитектура һәйкәле икәнлекне билгеләп үтте.

Искәртәбез, Митрополит Корнилий көннең беренче яртысында митрополит Андрианга таш салуда катнашты, икенче яртысында – беренче Андриан укуларында булды.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International