Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Мутко Дөнья чемпионатына спорт объектларының әзерлеген тикшерделәр

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Спорт министры Виталий Мутко спорт объектларының Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерделәр. Бу гамәлдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.  

Беренче объект «Казансу» булды: монда хайдайвинг һәм ачык суда йөзү буенча ярышлар узачак. Беренче ярышлар 25 июльдә була. Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Мутко спортсменнар өчен чишенү-киенү урыннарын, матбугат конференцияләре залын һәм 3,5 мең урынлык тамашачылар трибуналарын карадылар. Шулай ук ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга һәм Россия Спорт министрына объектның иминлеген оештыру турында, аерым алганда, үткәрү режимы турында сөйләделәр. РФ Спорт министры билгеләп үткәнчә, хайдайвинг өчен бик яхшы урын сайланган. «Яр буе белән бергә бу кешеләр иң күп килә торган урын булачак. Спортчылар, белгечләр, журналистлар, җанатарлар өчен бик әйбәт әзерләнгән», - диде ул.   

Бу чарада катнашучылар Судагы поло өчен аренага юнәлделәр. Барлык монтаж эшләре объектта тәмамланган һәм ватерполочылар үз күнегүләренә керштеләр инде. 

Аннан соңгы объект «Казан Арена» булды, ул ярышларга тулысынча әзер. Анда шулай ук төрле илләрдән килгән синхрон йөзүчеләр дә тренировакаларын уздыра. Виталий Мутко күргәннәреннән канәгать калды. «Спорт  объектлары дәрәҗәсе сокландырырлык. Гомумән, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Билгеле, «Казан Арена» да искиткеч, анда 50 метрлы бассейн урнаштырылган. Мин бик шәп бәйрәм көтәм. Ышанам ки, Казан булдырачак, онытылмаслык Дөнья чемпионаты булыр», - диде ул. 

Чара тәмамаланганнан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Мутко «Татнефть Аренага» юнәлделәр, анда бүген Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасының генераль репетициясе үтте.

Искәртәбез, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 24 июльдән 9 августка кадәр узачак. Спорт бәйрәмендә 190 илдән 3 мең атлет катнашачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International