Татарстан халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларын уздыру буенча зур тәҗрибә туплаган, диде РФ Спорт министры Виталий Мутко. Бүген бу хакта ул Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына багышланган FINA Генераль Конгрессының чираттан тыш утырышы тәмамлангач, Казанда («Корстон» КСКК) матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Без Рөстәм Миңнеханов белән бу мәсьәлә буенча фикер алыштык, - диде Виталий Мутко. – Оештыручылар Татарстанда ярышлар уздыру буенча зур тәҗрибә туплаган, монда бик шәп матди база булдырылган, барлык инфраструктура да әзер. Безгә җитди ярышлар турында уйларга кирәк. Киләсе елга ким дигәндә бер бөтендөнья беренчелеге узачак – яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча ярышлар, 2017 елда – Конфедерация Кублогы, 2018 елда – футбол буенча дөнья чемпионаты».
«Иртәгә футбол буенча дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышы булачак, анда матчлар расписаниесе расланачак. Алдан белдерү ясыйсым килми, Татарстан лаеклы календарь алыр дип ышанам», – диде Виталий Мутко.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, халыкара федерацияләрдән күп тәкъдим бар. «Татарстан бөтендөнья спорт башкаласына әверелә, һәм монда зур проектлар уздыру буенча тәкъдимнәр кереп тора. Татарстан ярышларсыз калмас», – диде Россия спорт министры.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясендә Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасы тамашачыларга ошаячак, дип ышанып әйтте. Кичә «Татнефть-Арена»да ачу тантанасының генераль репетициясе булды, ә иртәгә, 24 июльдә, чемпионат ачу тантанасы үзе булачак.
«Тантана барысына да ошар дип ышанам. Бик кызыклы, музыка күп, чемпионатның спорт төрләрен күрсәтә торган элементлар бар. Бөтен дөняга мондый спектакль күрсәтә алуыбыз - зур сөенеч», – диде Рөстәм Миңнеханов ул кичә генераль репетициядә булган.
«2013 елгы җәйге Универсиада тәҗрибәсе безнең башкаланың һәм аның кешеләренең спорт җанлы булуын күрсәтте. Чемпионат ярышларында тамашачылар күп булуга шигем юк», – диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы үзе хай-дайвинг ярышларын карарга җыена. «Һичшиксез барам!», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Виталий Мутко матбугат конференциясендә журналистларга хәбәр иткәнчә, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы алдында торган бурыч – призлы урыннар өчен көрәш.
«Без яхшы конкурент тирәлек һәм әйбәт нәтиҗәләр көтәбез. 6 дисциплинада медальләр уйнатылачак. Аларның кайберләрендә җыелма команда алда бара, мәсәлән, синхрон йөзүдә. Кайберләрендә конкуренция көчле булачак, мәсәлән, йөзүдә, анда иң күп медаль уйнатылачак», – диде Виталий Мутко.
Россия Спорт министры сүзләренчә, өметләр суга сикерүчеләргә бәйле, шулар арасында яшь спортчылар да, тәҗрибәлерәк спортчылар да бар - Евгений Кузнецов һәм Илья Захаров. «Алар бик җитди әзерләнделәр», – диде Виталий Мутко.
Су полосына килгәндә исә, Виталий Мутко ассызыклаганча, хатын-кызлар командасына аерым өметләр баглана. «Тулаем бурыч – лаеклы чыгыш ясау, призлы урыннар өчен көрәшү һәм җанатарларны сөендерү», – диде РФ Спорт министрлыгы башлыгы.